

Алдагы көннәрдә Башкортстанда +29 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр иттеләр төбәк синоптиклары.
Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген республикада урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, көндез көчәючән. Көндез +19, +24 градус.
Сишәмбе, 8 июльдә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез яшен яшьнәп яңгыр явуы көтелә. Көнбатыштан искән җил уртача тизлектә, яшенләп яңгыр яуганда көчәючән. Һава температурасы төнлә +10, +15, көндез +21, +26 градус.
Чәршәмбе көнне, 9 июльдә, урыны белән янә кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә, көндез күк күкрәп, яшен яшьнәп явачак. Көнбатыштан искән җил уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә +10, +15, көндез +24, +29 градус.
Чыганак: bashinform.ru