Яңалыклар
26 июнь 2025, 08:18

“Матур” датада өйләнешкәннәр

"Матур" датада өйләнешү модага кереп китте. Әмма бәхет аңа карыймы соң?

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Кагыйдә буларак, матур даталарда өйләнешергә теләүчеләр гадәттәге көннәргә караганда күбрәк.

“Матур” дип саналган датада – 2025 елның 25 июнендә дә – республика ЗАГС бүлекләрендә 245 пар никах теркәгән.

Бу көнне яңа гаиләләр иң күбе Уфада төзелгән: 31 пар өйләнешкән. Республика буенча беренче урында – Октябрьский шәһәре: анда 17 пар никахлашкан. Икенче урында – Нефтекама: анда 15 пар чәчләрен чәчкә бәйләгән. Өченчедә – Стәрлетамак шәһәре: 12 яңа гаилә төзелгән, дип хәбәр итәләр Дәүләт юстиция комитетында.

“Бу матур дата яшь парларга бәхетле гаилә тормышына фатиха бирсен! Ныклы сәламәтлек, мәхәббәт, балалар тууын һәм иминлек телим!” – дигән Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов үзенең телеграм-каналында.

Нинди датада өйләнешүгә карамастан, гаиләләр ныклы булсын, мәхәббәттә, бер-берсен аңлашып яшәсен дип телисе килә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас