Яңалыклар
17 июнь 2025, 04:36

Республикада янә суыта

Ә бит белгечләр җәй эссе булачак, дип вәгъдә иткән иде...

Бүген көндез республикада +18 градуска кадәр суытачак, дип хәбәр иттеләр  төбәк синоптиклары.

Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген, 17 июнь көнне, алмашынучан болытлы һава торышы өстенлек итәчәк. Күк күкрәп кыска вакытлы яңгырлар явуы фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, талгын, көндез көчәючән. Һава температурасы көндез +18, +23 градус.

Чәршәмбе көнне, 18 июньдә, янә кыска вакытлы яңгырлар явуы фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, талгын, көндез көчәючән. Һава температурасы төнлә +9,+14 градусов, көндез +18, +23. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас