

Русиянең иң эре банкы илнең иң күп халыклы милли төбәкләренең фольклор мотивлары белән карталар чыгарды. Бу Башкортстан, Татарстан, Якутия, Бурятия һәм мәдәни башкала буларак Санкт-Петербург. Бу хакта БР кредит һәм финанс оешмалары ассоциациясендә хәбәр иттеләр.
Башкорт картасы өчен орнаментны Уфа рәссамы Нелли Акчурина ясаган. "Чын башкорт орнаменты ул декоратив элемент кына түгел, ул – визуаль код. Үз эшемдә мин башкорт орнаментына хас булган геометрик һәм үсемлек мотивларын берләштердем, композициянең нигезен сарык мөгезе, терлекчелек, үләннәр һәм уңдырышлылык символы булган кучкар тәшкил итте", – дип сөйләде Нелли Акчурина.
Саклык карталарын һәм стикерларны 16 июньнән мобиль кушымтада һәм веб-версиядә рәсмиләштерергә мөмкин.
Чыганак: bashinform.ru