Яңалыклар
9 июнь 2025, 06:22

Эш урынында чәй эчүне тыярга мөмкиннәр

Ә бит кайчак эшкә килеп кергәч тә чәйнекне чыжлатып җибәрәбез...

Хезмәткәрләр төшке аш вакытында эш урыннарын ташлап китә алган очракта җитәкче эш  урынында чәй эчүне тыярга мөмкин. Бу хакта юрист Ольга Владимирова РИА Новости агентлыгына  биргән әңгәмәсендә белдергән.

"Компания офиста үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кертергә хокуклы, шул исәптән эш урынында чәй эчүне тыярга да. Әгәр хезмәткәрнең төшке аш вакытында үз эш урыныннан китү мөмкинлеге булса, мондый тыюны билгеләргә мөмкин", – дип белдергән Владимирова.

Юрист искәрткәнчә, закон буенча җитештерү биналарында ризык кабул итү тыела, ә аерым предприятиеләрдә аш бүлмәләре булдыру каралган. Шул ук вакытта эш бирүче эчке актларда аерым чикләүләр билгеләргә хокуклы.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас