

Башкортстанда яшәүче Хәбировлар гаиләсендә берьюлы өч шатлык – өч бала дөньяга килгән.
Республиканың сәламәтлек саклау министры әйтүенчә, өч игезәк – ике малай һәм бер кыз – ярдәмче репродуктив технологияләр кулланмыйча, табигый юл белән дөньяга килгәннәр.
“Бу – табиблар практикасында сирәк очрак: ЭКО кулланмыйча мондый табигый йөклелек һәм бала табу ун меңгә бер очрый!” – ди министр.
Сабыйлар 5 майда дөньяга килгән һәм бер айга якын яңа туган сабыйлар реанимациясендә булганнар. Анда аларны Республика перинаталь үзәге табиблары караган. Бу вакыт эчендә нәниләр ныгыган, масса җыйганнар. Хәзер алар үзаллы сулый, ашый алалар, әниләренең тавышына җавап бирәләр һәм елмаялар, ди табиблар.
“Өлкән балага – Искәндәр, уртанчыга – Радель, ә кызга Асель дип исем кушканнар. Бүген сабыйларның хәле тотрыклы һәм алар яңа дөнья белән очрашуга әзер”, – дигән министр һәм гаиләне шәхсән үзе котлаган.
Без дә Хәбировлар гаиләсен котлыйбыз! Сабыйлар әти-әнинең тигез канаты астында сәламәт һәм бәхетле булып үссеннәр.