

Алдагы ялларда республикада эссе булачак, дип хәбәр итәләр төбәк синоптиклары. Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген, 30 майда, көн явым-төшемсез булачак. Алмашынучан юнәлештәге җил талгын. Көндез +26,+31 градус.
Шимбә көнне, 31 майда, шулай явым-төшем фаразланмый, җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын. Төнлә +12,+17 градус, көнчыгышта +6, +11, көндез +28,+33 градус җылы булуы көтелә.
Якшәмбе көнне, 1 июньдә, көндез урыны белән яшен яшьнәп кыска вакытлы яңгырлар явуы көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын, көндез урыны белән көчәючән. Төнлә + 12,+17 градус, көнчыгышта +6,+11, көндез +28,+33 градус җылы булмакчы.
Чыганак: bashinform.ru