Яңалыклар
29 Май 2025, 09:23

“Җиңүче халыкның рух көче”

Бу китап – сугыш авырлыкларын үз иңендә күтәргән буынның батырлыгына хөрмәт күрсәтү.

https://bashgazet.ru/https://bashgazet.ru/
https://bashgazet.ru/

Республиканың Дәүләт Җыелышы – Корылтай бинасында Бөек Ватан сугышы геройларына һәм туган илебез азатлыгын яклаган һәм дөньяны фашизмнан коткарган тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт йөзеннән нәшер ителгән  “Җиңүче халыкның рух көче. Киләчәк буыннарга васыять” (“Сила духа народа-победителя. Завещание потомкам”) китабының презентациясе үтте.

Бу китап “Гадел Русия – Патриотлар – Хакыйкать өчен” партиясенең инициативасы буенча нәшер ителгән. Партиянең төбәк бүлекчәсе советы рәисе, Корылтай депутаты Владимир Нагорный чарада катнашучыларга китапны нәшер итү тарихы турында сөйләнде.

– Бу проектны тормышка ашыру фикере былтыр туды. “Гадел Русия – Патриотлар – Хакыйкать өчен” партиясе җитәкчесе Сергей Миронов 80 еллыкка әзерләнгән чакта материалларны, төбәк тәҗрибәсен караганда Удмуртиянең Соловьи авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Николая Шахтаринның тарихына игътибар итә. Элемтәче Шахтарин 1945нче елның гыйнварында Балтыйк фронты алышларында авыр яралана, бәхеткә, исән кала, әммә тулысынча сукырая. Ул тыныч тормышта югалып калмый, 25 ел буена хәтер бакчасын утырта һәм төзекләндерә. Анда утыртылган һәр агачка Соловьи авылынан яки күрше авыллардан фронтта һәлак булган солдатларның исеме язылган тактаташ беркетелгән. Барысы 600дән күбрәк шундый агачлар утыртыла. Сукыр булуына карамастан, Николая Григорьевич тәүлегенә 12 сәгать эшли. Еллар үтә. 1986 елда үзенең Хәтер бакчасын үстергән ветеран вафат була. Соловьи авылы картадан юкка чыга, ә бакча кала. Бүген бу бакча – Бөек Ватан сугышы инвалиды төзегән бердәнбер һәйкәл, анда тирә-юнь авыллардан укучылар һәм турислар килә. Ирекмәннәр аны даими рәвештә тазартып, тәртип сакларга тырыша. Халык бу урынны “Солдат Шахрин исемендәге парк” дип йөртә. Бу солдатның башкарган эше Сергей Николаевичка нык тәэсир итә. Ул төбәк бүлекчәләренә моңа кадәр билгесез булган сугыш һәм тыл геройларының, Ленинград блокадасының, сугыш балаларының батырлыкларын, тарихларын җыюны сорап мөрәҗәгать итә. Безнең республикада да Шахтарин кебек тарихлар бар, – диде Владимир Александрович.

Бу басма – сугыш авырлыкларын үз иңендә күтәргән буынның батырлыгына һәм чыдамлыгына хөрмәт күрсәтү. Китапта совет халкының батырлыгы турында үзенчәлекле дәлилләр, архив материаллары һәм шәхси тарихлар урнаштырылган. Китапта сөйләнгән каһарманлык тарихлары арасында Рейхстагка әләм кадаган якташыбыз Гази Заһитовның батырлыгы турында да мәкалә урын алган.

Китапның исем туенда музей җитәкчеләре, киң мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Әйткәндәй, китап өч мең данә тираж белән чыккан, бушлау таратыла, сату тыелган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас