

1 июньдә Уфада янә 1000 велосипедчы көне узачак. Велосипедчылар парады 11:00 сәгатьтә Ленин исемендәге мәйданнан Телеүзәккә таба старт ала. Анда 30 меңләп кеше катнашыр дип көтелә. Масштаблы старт алдыннан Октябрь проспекты буенча велоузыш узачак, ул 8:00 сәгатьтә башланачак.
Чараны әзерләү һәм уздыру белән бәйле рәвештә автомобильчеләр кайбер чикләүләр кертелә.
31 май көнне 18:00 сәгатьтән алып 1 июньнең 18:00 сәгатенә кадәр Зәки Вәлиди урамы ябыла (Генерал-губернатор Перовский урамыннан Мәҗит Гафури урамына кадәр);
1 июньдә 6:00 сәгатьтән 11:30га кадәр Октябрь проспектын Төньяктан алып Көньяк тыкрыкка кадәр ябачаклар;
7:00 сәгатьтән 11:30га кадәр – Көньяк тыкрыктан Октябрьнең 50 еллыгы урамына кадәр Октябрь проспектын ябачаклар;
9:00 сәгатьтән 13:00гә кадәр велопарад маршруты буенча хәрәкәт ябылачак, тәкъдим ителгән схема нигезендә, анда шулай ук бу сәгатьләрдә җәмәгать транспортының йөрү юллары билгеләнгән.
Шәһәр хезмәтләре уфалылардан үз сәфәрләрен чикләүләрне исәпкә алып планлаштыруларын сорый.
Чыганак: gorodufa.ru