Яңалыклар
26 Май 2025, 04:03

Сак булыгыз! Магнит давыллары башлана

Ә бәлки, сез аны тойгансыздыр да?

Җирне көчле магнит давылы каплап алачак, дип кисәтәләр  Федоров исемендәге Гамәли физика институтында. Кояштагы кабынудан соң плазма болыты атылып чыккан, улхәзер Җиргә табан хәрәкәт итә. Шуңа яңа эш атнасы башлану белән планетада яшәүчеләр магнит давылларын тоячак.

Космик штормның тәүге йогынтылары бүген, дүшәмбе кичендә үк сизеләчәк, ә иң көчле тәэсирләр атна уртасына туры киләчәк.

Һава торышы үзгәрешләренә бәйлеләр җәфалана. Аларның хәле начараерга мөмкин, шуңа “хәвефле” көннәр турында алдан белү һәм әзерләнеп тору яхшырак: бу очракта йокыны туйдырырга, дөрес тукланырга, ә кофе яисә чәй урынына күбрәк чиста су эчәргә киңәш ителә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас