Яңалыклар
23 Май 2025, 04:52

Синоптиклар кырау вәгъдә итә

Яшелчә түтәлләрен капларга онытмагыз!

Башгидрометүзәк  23 һәм 24 майга һава торышын фаразлады.

Бүген, 23 майда, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, аерым районнарда яшен яшьнәп яңгырлар явуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, көндез урыны белән көчәючән. Төнлә +6,+11 градус, көндез +14,+19 градус җылы булуы фаразлана.

Иртәгә, 24 майда, урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил төньяктан талгын. Төнлә +2,+7 градус булачак, урыны белән һавада һәм туфрак өстендә -2 градуска кадәр салкын булачак, көндез һава температурасы  +13,+18 градуска кадәр җылыначак. 

Чыганак: gorobzor.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас