Яңалыклар
22 Май 2025, 03:56

Башкортстанда эссе һәм корылыклы җәй вәгъдә итәләр

Былтыр да шулай дигәннәр иде, хәтерлисезме?!.

Башкортстанда эссе һәм корылыклы җәй вәгъдә итәләрБашкортстанда эссе һәм корылыклы җәй вәгъдә итәләр
Башкортстанда эссе һәм корылыклы җәй вәгъдә итәләр

“Яндекс Погода” сервисы метеорологлары Русиядә быел эссе һәм корылыклы  булачак, дип вәгъдә итә. Синоптиклар фаразлары буенча, илебезнең барлык территориясендә җәйге айлар 2–3 ℃ градуска эссерәк булмакчы. Бу барлык миллионлы мегаполисларларга кагыла, шул исәптән Уфага да.

“Узган ел белән чагыштырганда Ерак Көнчыгышта (Чукоткада, Хабаровск краенда, Магадан өлкәсендә, Камчаткада, Сахалинда һәм Якутиянең көньяк-көнчыгышында) максималь эссе температуралар булуы көтелә. Шулай ук 2024 ел белән чагыштырганда Көньяк Уралда, Ямал-Ненец һәм Ненец автономияле округларында сизелерлек эссе булачак”, – диелә синоптиклар фаразында.

Исегезгә төшерәбез, узган җәй Башкортстанга яңгыр ташкыннары алып килде. Соңгы 30 елда 2024 елның июле безнең республикада яңгырлар күләме буенча рекордсмен булды, дип белдерәләр Башгидрометта. Синоптиклар мәгълүматлары буенча Синоптиклар мәгълүматлары буенча, бер айда 2,5 айлык яңгыр нормасы яуган (251%). Явым-төшем 142 мм.га җиткән.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас