Яңалыклар
19 Май 2025, 04:00

Бу атна яңгырлардан башланачак

Озак явармы икән? 

Республикада  яңа эш атнасы яңгырлардан башланып китәчәк. Синоптиклар шулай фаразлый.

Бүген, 19 май көнне, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, аерым районнарда күк күкрәп яумакчы. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, талгын. Термометр баганалары көндез +18, +23° градус күрсәтәчәк.

Иртәгә, 20 май көнне шулай ук күк күкрәп кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын, күк күкрәп яңгыр яуганда көчәючән. Төнлә термометр баганалары +8, +13° градус җылы күрсәтмәкче, урыны белән +3° градуска кадәр, көндез һава температурасы +14, +19° градус җылы тәшкил итәчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас