

ЗАГС реестрының мәгълүмат-аналитика порталы Башкортстанда яшәүчеләрнең 2025 елда балаларына кушкан популяр һәм сирәк очрый торган исемнәр исемлеген яңарткан.
Малайларга ата-аналары еш кына Әмир, Эмир, Марк, Тимур һәм Мирон дип исем куша икән. Кыз балалар арасында Әминә, Амелия, София, Эмилия һәм Эва исемнәре киң таралган.
Сирәк очрый торган исемнәргә килгәндә, ир балалар арасында бу – Тимран, Динияр, Симеон, Эмил һәм Эдуард. Кыз балаларга Шанэль, Амели, Юлиана һәм Шахзода дигән исемнәрне сирәк кушалар.
Чыганак: bashinform.ru