

Алдагы өч көндә республикада күк күкрәп яңгырлар явуы фаразлана. Синоптиклар мәгълүматы буенча, дүшәмбе көнне, 12 майда, урыны белән бераз яңгырлар көтелә, төбәкнең көньягында уртача күләмдә, күк күкрәп явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан талгын, көньякта көчәючән. Һава температурасы +14,+19° градус тәшкил итәчәк.
Сишәмбе көнне, 13 майда, урыны белән күк күкрәп кыска вакытлы яңгыр явуы фаразлана. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан талгын, күк күкрәп яңгыр яуганда көчәючән. Һава температурасы төнлә +5,+10°, көндез +10,+15°, көньякта +16,+21°.
Чәршәмбе көнне, 14 майда, республиканың кайсыбер районнарында шулай ук күк күкрәп кыска вакытлы яңгырлар явуы көтелә. Җил көнчыгыштан талгын, яңгыр яуганда көчәючән. Һава температурасы төнлә +6,+11°, көндез +15,+20° градус җылы.
Әлегә яз салкын килә әле, әмма бу әйбәт, миңа калса. Борынгылар бит "Май салкын булса, ел игенле булыр", дигән. Шуңа күрә көннәрнең салкынча торуын яхшыга юрыйк.
Чыганак: bashinform.ru