

Республика синоптиклары 9 майга һава торышын фаразлады. Башгидромет мәгълүматлары буенча, бәйрәм көннәрендә республикада һава торышын уртача җылы, тотрыксыз һава массасы билгеләячәк. Түбән басым өлкәсендә урыны белән яшен яшьнәп кыска вакытлы койма яңгырлар явачак, гомумән 9 майда көндез кыска вакытлы яңгырлар республиканың күпчелек районнарында күзәтеләчәк. Һава температурасы төнлә +5°,+11°, көндез +16°, +22° тәшкил итәчәк. Төньяк юнәлештәге җилнең тизлеге төнлә секундына 2-7 м булса, көндез 7-12 м тәшкил итмәкче.
Чыганак: bashinform.ru