

Алдагы өч көндә төбәктә алмашынучан һава торышы фаразлана. Синоптиклар фаразлары буенча, бүген көндез явым-төшем көтелми. Җил көньяктан талгын, урыны белән көчәючән. Һава температурасы көндез +17,+22° градуска кадәр күтәреләчәк.
Пәнҗешәмбе көнне, 8 майда, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал, көндез төбәкнең көньягында күк күкрәп койма яңгырлар явуы фаразлана. Һава температурасы төнлә +5,+10°, көндез +17,+22°.
Җомга көнне, 9 майда, көндез республикада кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Һава температурасы төнлә +6,+11°, көндез +15,+20°.
Чыганак: bashinform.ru