+21 °С
Болытлы


Сишәмбе көнне, 6 майда, республика халкын һава торышы начараюы турында кисәтәләр.
“6 майда көндез күк күкрәп, яшен яшьнәп яңгыр явуы, җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр көчәюе көтелә”, – диелә БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрендә.
Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген көндез республика буенча ава +19,+24° градуска кадәр җылыначак.
Алдагы ике көндә һава торышы әллә ни үзгәрмәячәк, диләр белгечләр.
Чыганак: bashinform.ru