

Дүшәмбе көнне, 5 майда, республикада һава температурасы + 25° градуска кадәр күтәреләчәк. Җитди явым-төшем көтелми, диләр Башгидромет үзәгендә.
Сишәмбе көнне, 6 майда, республикада төнләшулай ук явым-төшем көтелми. Көндез урыны белән күк күкрәп, яшен яшьнәп кыска вакытлы яңгырлар явып узарга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгыштан исә торганга күчүчән, уртача тизлектә, көндез көчәючән. Һава температурасы төнлә +8,+13°, таулы районнарда +3° кадәр, көндез +17,+22° градус.
Чәршәмбе көнне, 7 майдан, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә. Җил юнәлешен үзгәртүчән, талгын, көндез төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә +3,+8°, көндез +16,+21°.
Чыганак: bashinform.ru