

Башгидромет мәгълүматлары буенча, 3 майда республикада болытлы һава торышы көтелә. Төнлә бераз яңгыр явуы ихтимал, көндез дә, кайбер районнарда күк күкрәп яңгыр явуы фаразлана. Җил көньяктан, секундына 7-12 метр, иртән һәм көндез тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил исәчәк, дип вәгъдә итә синоптиклар. Төнлә һава температурасы + 5, + 10 градус, көндез + 9, + 14 градус.
"Юлларның кайбер участокларында төнлә һәм иртән томан төшмәкче, көндез явым-төшем аркасында 1-2 километрга кадәр күрүчәнлек кимиячәк", - дип кисәтәләр БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.
Чыганак: bashinform.ru