

Республикада еллык инфляция 9,9 процент тәшкил иткән. Бер ай эчендә бәяләр 0,5 процентка арткан, диләр Башкортстанның Милли банкында.
Барыннан да бигрәк яз башында сөт продукциясе кыйммәтләнгән, сәбәбе – җитештерүчеләрнең чыгымнары арткан. Шул ук вакытта республикада йомырка бәясе сизелерлек арзанайган. Бу кошчылык хуҗалыкларының продукция җитештерү күләмнәрен арттыруга бәйле дип аңлаталар.
Азык-төлеккә карамаган товарлар арасында исә мартта басма матбугат, төзелеш материаллары, медицина товарлары һәм кием-салым кыйммәтләнгән. Шул ук вакытта электроника һәм көнкүреш техникасы очсызланган. Соңгыларына ихтыяҗ кимегән, диләр.