

Алдагы өч көндә республикада күк күкрәп, яшенләп кыска вакытлы яңгырлар явуы көтелә. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, пәнҗешәмбе көнне, 24 апрельдә, урыны белән шундый кыска вакытлы яңгырлар явып узмакчы. Җил көньяктан талгын, урыны белән көчәючән. Көндез температура +21,+26° булачак.
Җомга көнне, 25 апрельдә, төнлә бераз яңгыр явачак, көньяк-көнчыгышта сизелерлек явым-төшем көтелми, ә менә көндез вакыт-вакыт яңгырлар явуы көтелә. Кайбер районнарда алар яшен яшьнәп, күк күкрәп явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә +8,+13°, көндез +17,+22°.
Шимбә көнне, 26 апрельдә, кыска вакытлы яңгырлар фаразлана, төнлә аерым районнарда уртача күләмдә яңгырлар явуы көтелә. Җил көньяктан уртача. Һава температурасы төнлә +7,+12°, көндез +18,+23°.
Чыганак: bashinform.ru