Яңалыклар
17 апрель 2025, 06:18

Уфага нинди круиз лайнерлары килүе билгеле

Тиздән Уфада елга навигациясе ачыла. 

Язгөл СафинаЯзгөл Сафина
Фото:Язгөл Сафина

19 апрельдә Уфада елга навигациясе сезоны башлана. Мэриядә хәбәр итүләренчә, быел беренче круиз лайнеры Дуслык монументына 1 майда  ук 9.00 сәгатьтә  килеп туктаячак. Түбән Новгород — Уфа — Түбән Новгород рейсын башкаручы “Александр Пушкин” дүрт палубалы теплоходы Уфада 2 майда 18.00 сәгатькә кадәр булачак. Киләсе тукталышны теплоход 12 майда 9.00 сәгатьтән 13 майда 18.00 сәгатькә кадәр ясаячак.

“Виссарион Белинский”, “Александр Бенуа” һәм “Россия” суднолары Агыйдел ярына 2 майда 9.00 сәгатьтә килеп җитәчәк. Беренче һәм икенче теплоходлар шул ук көнне 18.00 һәм 19.00 сәгатьтә китәчәк, өченчесе — 3 майда 19.00 сәгатьтә. Шулай ук 3 майда 9.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр Дуслык монументы янында “Н. А.Некрасов” теплоходы торачак.

5 майда 14.30 дан 19.00 га кадәр 6 майда Уфада “Павел Бажов” судносы, 6 майда 18.00 дән 7 майда 20:00 гә кадәр “Антон Чехов” судносы булачак.

9 майда 9.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр Уфабызда “Бөек Русь” теплоходы кунак булачак. 16 майда ике теплоход тукталыр дип көтелә: 9.00 дән 21.00 гә кадәр — “Борис Полевой”, 10.00дән 14.00гә кадәр — “Александр Свешников”.

Киләсе суднолар Дуслык монументы причалына май ахырында-июнь башында  килеп җитәчәк: 26 майда 8.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр — “Василий Чапаев” теплоходы; 5 июньдә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр — “Павел Миронов”; 20 июньдә 12.00 сәгатьтән 21 июньдә 15.00 сәгатькә кадәр  “Алтын боҗра” теплоходы башкалабызда торачак. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас