Яңалыклар
9 апрель 2025, 03:59

Атна ахырында кар яварга мөмкин

Мәскәүдә яуган кар безгә дә килеп җитәр, ахры...

Атна ахырында Башкортстанда кар яварга мөмкин. Синоптиклар фаразлавынча, алдагы төннәрдә һава температурасы 0° градуска кадәр төшәчәк, ә җомгага -2° градуска кадәр.

Бүген, 9 апрель көнне, республикада урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал, кайбер районнарда яшенләп яңгыр яварга мөмкин. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән көчәючән. Көндез  һава температурасы +10,+15°, төбәкнең көньягында +20° градуска кадәр җитәчәк.

Пәнҗешәмбе көнне, 10 апрельдә, төнлә һәм көндез урыны белән  бераз яңгыр явуы ихтимал. Көнбатыштан искән җил уртача тизлектә булмакчы, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә 0,+5°, көндез +7,+12°, көньяк-көнчыгышта +17° градуска кадәр җитәчәк.

Җомга көнне, 11 апрельдә, төнлә яңгыр һәм бераз кар явуы көтелә, көнбатышта явым-төшем юк, көндез урыны белән бераз яңгыр яумакчы. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда бозлавык булмакчы, электр чыбыкларына һәм агач ботакларына кар ябышуы фаразлана. Көнбатыштан искән җил уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә -2,+3°, көндез +5,+10°. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас