“Башкортстан” милли паркында фотоауга күптән түгел кышкы йокыдан уянган аю эләккән. Яссы табанлы белән видеоязма милли паркның Телеграм-каналында дөнья күргән.
“Аю апрель кояшы нурлары астында йокымсырап йөри”, – дип язылган видео астында.
Кышкы йокыдан соң аюлар хәлсез, ач һәм аеруча агрессив. Яз көне алар хәтта үз өннәреннән соңрак чыккан балаларына да һөҗүм итәргә мөмкин. Шуңа күрә милли парк хезмәткәрләре туристларга уяу булырга һәм бары тик туристлык маршрутлары, экологик сукмаклар буенча гына хәрәкәт итәргә киңәш итә.
"Тыюлык территориясе буйлап мөстәкыйль сәяхәткә чыкканчы, безнең белгечләрдән кайсы урында хәвефсез икәне турында киңәшләшегез", – диелгән ”Башкортстан” милли паркы хәбәрендә.
Чыганак: bashinform.ru