Республиканың кайбер районнарында алдагы көннәрдә карлы яңгырлар көтелә, дип хәбәр итә синоптиклар.
Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген көндез явым-төшем булмаячак. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын. Көндез температура +5... +10 градус.
Шимбә көнне, 5 апрельдә, төнлә урыны белән һәм көндез республикада бераз яңгыр явачак, төнлә аерым районнарда кар явуы ихтимал. Көнбатыштан искә җил тизлеге уртача, урыны белән көчәючән. Төнлә - 1, +4 градус, көндез +10,+15.
Якшәмбе, 6 апрельдә, һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Шулай ук урыны белән төнлә һәм көндез бераз яңгыр явачак, төнлә кайсыбер районнарда кар яварга мөмкин. Көнбатыштан искән җил талгын булмакчы. Төнлә - 1,+4, көндез +13, +18 градус булуы көтелә, төбәкнең төньягында +8 градуска кадәр.
Чыганак: bashinform.ru