Яңалыклар
3 апрель 2025, 07:52

“Ышаныч марафоны. 2025”

Шул исемдәге Бөтенрусия онлайн-акциясе үтәчәк.

 “Ышаныч марафоны. 2025” Бөтенрусия онлайн-акциясе үтәчәк.

Аны авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фонды Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белән берлектә үткәрә. Чара Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышлана.

Максаты – балаларга һәм ата-аналарга, кәрәзле телефоннардан шалтыратып,  ашыгыч психологик ярдәм алып булуы турында мәгълүмат бирү. Онлайн-акция 2025 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр үтә.

Балалар ышаныч телефоны номеры – 8 800 2000 122 һәм кыска номер – 124.

Онлайн-акция турында тулырак мәгълүмат Фонд сайтында “Балалар ышаныч телефоны” бүлегендә урнаштырылган һәм түбәндәге сылтама аша танышырга мөмкин: https://fonddetyam.ru/detskiy-telefon-doveriya/vserossiyskie-proekty/385/18225/.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас