Башкортстанда телетапшыруларны вакытлыча сүндерәчәкләр.
Русия телевидение һәм радиотапшырулар челтәренең Башкортстандагы филиалы тапшырулар объектларында профилактик эшләр башкарачак.
Апрель аенда Башкортстанның торак пунктларында 1 һәм 2 (РТРС - 1 һәм РТРС-2) мультиплекслар составына керүче телеканал һәм радиоканаллар вакытлыча тапшырылмаячак. Бу профилактик эшләр белән бәйле, дип хәбәр итә телекомпаниянең матбугат хезмәте.
Сүндерү вакыты – җидедән тугыз сәгатькә кадәр.
Сүндерү графигы түбәндә (Мәскәү вакыты белән).