Яңалыклар
2 апрель 2025, 09:22

Владимир Путин яңа хезмәт төзү турындагы указга кул куйды

Ул гражданлык һәм миграция мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк. 

Владимир Путин гражданлык һәм чит ил гражданнарын теркәү мәсьәләләре буенча федераль хезмәт төзү турындагы указга кул куйды. Бу хакта Кремьлдә хәбәр итәләр.

Хезмәт Эчке эшләр Министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча Баш идарәсе нигезендә төзеләчәк, структураны генераль прокурор урынбасары Андрей Кикоть җитәкләячәк, ул эчке эшләр министрының беренче урынбасары булачак.

Бу хезмәт Эчке эшләр министрлыгы составында булачакмы яки заманында Федераль миграция хезмәте булган кебек мөстәкыйль федераль ведомство төзүгә беренче адыммы – әлегә билгеле түгел. Федераль миграция хезмәте үзенең барлыкка килүеннән соң шулай ук күпмедер вакыт Эчке эшләр министрлыгы структурасында булды. 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас