18 апрельдән Башкортстан территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү планлаштырыла, ул учак һәм чүп-чар яндыруны чикләүне күздә тота. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә сүз барды.
Гадәттән тыш хәлләр буенча төбәк дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов хәбәр итүенчә, ведомство карамагындагы 716 кеше һәм 130 берәмлек техникадан торган янгын-коткару бүлекчәләре 2025 елның янгын хәвефе чорына тулысынча әзер.
Башкортстанда янгын хәвефен булдырмау өчен 1500 ранец янгын сүндергеч һәм 18 күчерелмә янгын резервуары әзерләнгән. 2000нән артык волонтер янгын сүндерү программасы буенча укулар үткән. Ка-32 янгын сүндерү-коткару вертолеты тәүлек буе кизү тора. Моңа өстәп, 2030 елга кадәр янгын-коткару көчләрен үстерү стратегиясе кысаларында өч янгын сүндерү автоцистернасы һәм 11 берәмлек тагылма янгын сүндерү техникасы сатып алу планлаштырылган.
– Ландшафт янгыннарын сүндерү өчен көчләрнең һәм чараларның гомум төркемендә 7 500 кеше һәм 1 000 берәмлектән артык техника исәпләнә, – дип йомгаклады Кирилл Первов.
Өстәмә янгын хәвефсезлеге чараларын республиканың урман фонды территориясендә дә кертергә планлаштыралар. Башкортстанның урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов Росгидромет һәм Авиаурмансагының якынча фаразлары мәгълүматларын тәкъдим итте, аның нигезендә республиканың аерым районнарында майдан сентябрьгә кадәр янгын хәвефе югары дәрәҗәдә булыр дип фаразлана.
Урман хуҗалыгы министры муниципаль хакимиятләр җитәкчеләренә 15 апрельгә кадәр урман массивлары янындагы торак пунктлар, икътисад һәм социаль өлкә объектлары тирәли территорияләрне сөреп чыгарга киңәш итте. Шулай ук җир биләүчеләрнең һәм янәшәдәге кишәрлекләр хуҗаларының буфер зоналарында коры үләннәрне һәм янучан материалларны җыю эшләрен башкаруларын яисә минераллаштырылган полосаларны төзекләндерү эшләрен контрольдә тоту мөһим. Бу эшне 1 майга кадәр төгәлләргә кирәк.
Башкортстан Башлыгы янгын хәвефсезлеге мәсьәләсен контрольдә тотарга кушты.
Чыганак: glavarb.ru