Яңалыклар
1 апрель 2025, 04:04

Безне нинди һава торышы көтә?

Язның икенче аена аяк бастык. 

Республика синоптиклары алдагы өч көнгә һава торышын фаразлады. Башгидромет мәгълүматы буенча, бүген, 1 апрель көнне, республикада явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын. Һава температурасы көндез +11, +16 градус җылы.

Чәршәмбе көнне, 2 апрельдә, шулай ук көн башлыча явым-төшемсез булмакчы. Җил көньяк-көнчыгыштан, көндез урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +2, +7 градус, көнчыгыш районнарда -3 градус, көндез +14, +19 градус җылы.

Пәнҗешәмбе көнне, 3 апрельдә, төбәктә бераз яңгыр явып узмакчы. Җил көньяк-көнбатыштан, көндез көчәючән. Һава температурасы төнлә +4,+9 градус, көндез +10, +15 градус, төньяк районнарда +5 градус җылы булуы көтелә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас