Яңалыклар
30 март 2025, 16:58

Иртәгә юлларда сак булыгыз!

Бу аеруча рульдәгеләргә кагыла

Дилә Мөхәррәмова.Дилә Мөхәррәмова.
Фото:Дилә Мөхәррәмова.

Иртәгә, 31 мартта,  республикада яңгыр явуы һәм томан төшүе көтелә. Иртәгә алмашынучан болытлы һава торышы булмакчы. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, төбәкнең көньяк-көнчыгышында уртача күләмдә яумакчы. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан, секундына 5-10 метр тизлектә. Һава температурасы  төнлә 0,-5°, көньякта  +5° градуска кадәр, көндез  +10,+15°. Юлларның аерым участокларында төнлә һәм иртәнгә табан томан төшәчәк.

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, хәвефле  һәм начар метеорологик күренешләр фаразланмый. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас