Яңалыклар
28 март 2025, 02:35

Ялларда безне нинди һава торышы көтә?

Быел яз иртә килде. 

Ялларда безне нинди һава торышы көтә?Ялларда безне нинди һава торышы көтә?
Ялларда безне нинди һава торышы көтә?

Башкортстанда алдагы өч көндә һава торышы уртача җылы, явым-төшемсез диярлек булачак. Башгидромет  үзәге хәбәрләр итүенчә, һава көндез +13°ка кадәр җылыначак.

28 март  явым-төшемсез булмакчы. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын. Һава температурасы төнлә +1, -4°, көнчыгыш районнарда -9°, көндез +7, +12°.

Шимбә көнне, 29 мартта, шулай ук  явым-төшем көтелми. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез көчәючән. Һава температурасы төнлә 0, -5°, көндез +8, +13°.

Якшәмбе көнне көндез урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин, диләр синоптиклар. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын, көндез көчәючән. Һава температурасы төнлә 0, -5°, көндез +8, +13°. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас