Башкортстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта Башгидрометүзәктә хәбәр итәләр.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, мартның икенче декадасы республикада аномаль җылы булды, гадәти күрсәткечләрдән 7° градуска югарырак. Алдагы көннәрдә республика территориясендә югары температура режимы сакланачак.
Һаваның уртача тәүлеклек температурасы нормадан 4-5°ка югарырак булачак. Температураның төнлә -2,-7° градустан +1,-4° градуска кадәр күтәрелүе, көндез +4,+9° градустан +7,+12°градуска кадәр күтәрелүе көтелә. Янә уртача тәүлеклек температуралар 0° аша уңай температуралар ягына күчәчәк, бу быел метеорологик яз башлануын билгели. Антициклон өлкәсендә республикада явым-төшем көтелми.
Чыганак: bashinform.ru