Яңалыклар
24 Марта 2025, 11:16

Йөкле мәктәп укучыларына 100 мең сум акча түләячәкләр

Кайсы төбәктә бу? 

Орёл өлкәсендә  укучы кызларга йөклелек һәм бәби тудырган өчен 100 мең сум акча бирәчәкләр. Тиешле указга Орёл өлкәсе губернаторы Андрей Клычков кул куйган.

Документ 2024 елның декабрендәге указга үзгәрешләр кертә, аның нигезендә 100 мең сумга кадәр түләүләр колледж һәм югары уку йортларының көндезге бүлеге студентларына гына бирелә иде.

Түләү йөкленең исәпкә куелганнан соң “гомум белем бирү оешмаларында, һөнәри белем бирү оешмаларында, югары белем бирү мәгариф оешмаларында көндезге бүлектә белем алу” очрагында каралган. Әлеге программа 2027 елга кадәр  гамәлдә булачак.

Моңа кадәр Ульяновск өлкәсендә йөкле студентларга 2025 елдан 200ешәр мең сум акча түләргә карар кабул иткәннәр иде. Бу чарадан төбәк территориясендә  белем бирү оешмасына  укырга кергәнче кимендә бер ел яшәгән һәм йөклелек срогы кимендә 22 атна булган  югары һәм урта махсус уку йортларында белем укучы студент кызлар куллана алачак. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас