Республикада алдагы өч көндә җепшек кар, бозлавык, көчле җил исүе фаразлана. Синоптиклар мәгълүматы буенча, җомга көнне, 21 мартта, сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил көнбатыштан уртача. Һава температурасы көндез +1,+6°.
Иртәгә, 22 март көнне, урыны белән җепшек кар явачак, төньяктан уртача районнарга кадәр бозлавык, электр чыбыкларына һәм агачларга кар ябышачак. Көнбатыш искән җил уртача тизлектә булмакчы, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә -3, -8°, көндез 0,+5°.
Якшәмбе көнне, 23 мартта, урыны белән шулай ук җепшек кар яумакчы, көндез явым-төшем булмаячак. Көнбатыштан талгын җил исәчәк, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә -3,-8°, аязытканда -13°, көндез +1,+6°.
Чыганак: bashinform.ru