18 марттан 30 апрельгә кадәр Башкортстанның Иҗтимагый палатасы “Әти каһарманлыгы” җәмәгать бүләгенә дәгъва итүчеләрдән республика конкурсына гаризалар кабул итә.
Үсеп килгән буынны тиешле тәрбияләгән, гаилә кыйммәтләрен саклаган, йолаларны тергезгән, шулай ук җәмәгать тормышында актив катнашкан өчен җәмәгать наградасын Башкортстанда алтынчы тапкыр тапшыралар дип яза “Башкортостан” гәзите.
Быел катнашу тагын да җиңелрәк булачак – гариза бирү форматы камилләштереләчәк, бар документлар электрон төрдә кабул ителәчәк. Конкурста катнашучыларга сылтама буенча анкета-гариза тутырырга кирәк: https://forms.yandex.ru/u/67d3db6d4936394292a18f37
Конкурс гаризаларын бәяләүнең өч шарты билгеләнгән:
– конкурста катнашучының балалар тәрбияләүгә керткән өлеше;
– җәмәгать, ирекмәнлек эшчәнлегенә, аның профессиональ, хезмәт эшчәнлегендәге казанышларына керткән өлеше;
– гаилә кыйммәтләрен үстерүгә керткән өлеше.
Конкурс лауреатларын бүләкләү агымдагы елның июленә планлаштырылган һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланачак.
Конкурс шартлары турында тулырак мәгълүматны сылтама аша укый аласыз: https://op.bashkortostan.ru/documents/active/615960/.