Яңалыклар
14 март 2025, 06:46

+10 градуска кадәр җылыта

Тышта җылы ла ул, кояш кына юк...

+10 градуска кадәр җылыта+10 градуска кадәр җылыта
+10 градуска кадәр җылыта

Иртәгә республикада +10 градуска кадәр җылыта, дип хәбәр итә төбәк синоптиклары.

Башгидромет үзәге мәгълүматы буенча, бүген көндез җитди явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан талгын. Көндез һава температурасы +3, +8 градус булачак.

Шимбә көнне, 15 мартта, төнлә республикада урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып узачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, көчле түгел. Һава температурасы төнлә - 1, +4 градус, днем +5,+10 градус булмакчы.

Якшәмбе көнне, 16 мартта, яңгыр һәм җепшек кар яумакчы, аерым районнарда бозлавык, агач ботакларына һәм электр чыбыкларына кар ябышуы фаразлана. Җил көньяктан, соңрак төньяктан исә торганга күчәчәк. Һава температурасы төнлә +1, -4 градус, төбәкнең төньягында -9 градуска кадәр, көндез + 1, +6 градус. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас