Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 март , 12:22

Яңа һөнәри бәйрәм барлыкка киләчәк

Хәзерге бәйрәмнәрнең исәбе-саны юк шикелле...

https://vk.com/
https://vk.com/

Башкортстанда яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләре көнен булдырырга тәкъдим ителә. Аны ел саен Яшьләр көнендә – июньнең соңгы шимбәсендә –билгеләү күзаллана.

 “Бу өлкәдәге белгечләр дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм яшьләргә үз максатларын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру аша киләчәк җәмгыятьне формалаштыруда катнашалар. Һөнәри бәйрәм булдыру бу һөнәрнең әһәмиятен һәм илдә яшьләр сәясәтенең ролен тану булачак”, – ди Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев.

Яңа һөнәри бәйрәм булдыру турындагы закон проектын республика депутатлары якын арада караячак.

Бүген республикада 179 яшьләр үзәген һәм клубын берләштергән 68 яшьләр сәясәте учреждениесе бар. Муниципаль яшьләр учреждениеләрендә мең ярымга якын белгеч эшли.

Сез ничек уйлыйсыз, мондый бәйрәм кирәкме?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: