Эчке эшләр министры генерал-лейтенант Александр Прядко ЭЭМның җитәкче составына үзенең китүе турында хәбәр итте.
Шул рәвешле ул берникадәр вакыт элек барлыкка килгән отставкасы турындагы рәсми булмаган мәгълүматны раслады.
Башкортстан Эчке эшләр министрлыгына җитәкчелек иткән вакытытта Прядко шәхси состав арасында, җитәкче составында да, гади халык арасында да абруй яуларга өлгергән иде. Ышанычлы чыганаклар әйтүенчә, "дөрес мент" репутациясенә ия. Бу эчке эшләр органнары хезмәткәренең әхлакый-эшлекле сыйфатларына уңай бәя булып тора.
Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы.