Яңалыклар
25 февраль 2025, 04:30

Язга бер атна калгач...

Кыш холкын күрсәтә башлады. 

Язгөл СафинаЯзгөл Сафина
Фото:Язгөл Сафина

Алдагы өч көндә республикада карлы һава торышы өстенлек итәчәк, дип фаразлый Башгидромет. Бүген, 25 февраль көнне  бераз кар явачак. Талгын җил башта көнбатыштан, аннары көньяктан исәчәк. Һава температурасы көндез -3,-8° градус тәшкил итәчәк.

Чәршәмбе, 26 февраль көнне, төнлә урыны белән бераз кар явачак, көндез дә кыска вакытлы кар яву ихтималы бар. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә -9,-14°, аязытканда -19° кадәр, көндез -3,-8°.

Пәнҗешәмбе, 27 февраль көнне, шулай бераз кар яварга мөмкин. Җил көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә -9,-14°, аязытканда -15,-20°, көндез -3,-8°.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас