Яңалыклар
20 февраль 2025, 14:30

“Игътибар!”

Башкортстанда халыкка хәбәр итү системасын тикшерәчәкләр.

https://gkchs.bashkortostan.ruhttps://gkchs.bashkortostan.ru
https://gkchs.bashkortostan.ru

Башкортстанда халыкка хәбәр итү системасын тикшерәчәкләр.

5 мартта республика территориясендә, “Барысына да игътибар!” сигналын кабызып, халыкка хәбәр итүнең төбәк автоматлаштырылган системасының әзерлеген комплекслы тикшерү планлаштырыла.

Тикшерү өч минутка кадәр дәвам иткән электр сиреналарын кабызу, радио һәм телевидение аша телдән хәбәр итү белән бергә барачак.

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында халыкны тынычлык сакларга сорыйлар. Чөнки, исегезгә төшерәбез, мондый тикшерүләр планлы характерда һәм елына берничә тапкыр үткәрелә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас