Яңалыклар
17 февраль 2025, 03:29

-32 градуска кадәр суытачак

Язга табан якынайгач, кыш холкын күрсәтә башлады бугай. 

Төбәк синоптиклары кисәтүенчә, Башкортстанның кайбер районнарында һава температурасы алдагы өч көн эчендә -32 градуска кадәр төшәчәк.

Башгидромет мәгълүматы буенча, бүген республикада бераз кар явып узачак, кайбер районнарда буран, юл кырыйларында кар сырынтылары хасил булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, уртача тизлектә, урыны белән көчле буран чыгачак. Көндез һава температурасы -8, -13 градус тәшкил итәчәк.

Сишәмбе, 18 февраль көнне, кайбер районнарда шулай ук кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Төнлә һава температурасы - 18, -23 °, аязытканда -28 градуска кадәр, көндез -10, -15 градус. 

Чәршәмбе, 19 февраль көнне, явым-төшем булмас, диләр белгечләр. Җил үзгәрүчән юнәлештә, акрын. Төнлә һава температурасы - 19, -24 градус, кайбер районнарда -27, -32, көндез -10, -15 градус.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас