Башкортстанда ОСАГО полисын автомобильне теркәү өчен документлар исемлегеннән сызып ташларга телиләр, дип хәбәр итәләр төбәкнең Дәүләт Җыелышы-Корылтае матбугат хезмәтендә.
20 февральдә узачак пленар утырышта республика парламенты депутатлары БР Юл хәрәкәте хәвефсезлеге кодексына үзгәрешләрне караячак.
“Автомобильне теркәү вакытында күрсәтелә торган мәҗбүри документлар исемлегеннән автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри страховкалау полисын төшереп калдырырга тәкъдим ителә", – дип сөйләде республика парламенты спикеры Константин Толкачев.
Закон проекты транспорт чараларын дәүләт теркәве процедурасын камилләштерүгә һәм артык нормаларны бетерүгә юнәлдерелгән.
Дәүләт Җыелышында билгеләп үтүләренчә, ОСАГО полисын автомобильне теркәү өчен мәҗбүри документлар арасыннан чыгару ике гамәлнең логик бүленешенә нигезләнә: транспорт чарасына ия булу һәм аннан файдалану. Автомобиль сатып алу аны гел генә шунда ук эксплуатацияли башлауны күздә тотмый. Хуҗасы машинаны стоянкага куеп яки гаражда тотып озак файдаланмаска мөмкин. Мондый очракларда страховка полисын кичекмәстән рәсмиләштерү таләбе артык һәм кешегә бары тик өстәмә финанс нагрузка гына тудыра.
"Шул ук вакытта юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен бернинди үзгәрешләр дә булмаячак. Автогражданлык җаваплылыгын страховкалау гомум кулланылыштагы юлларга чыгу өчен мәҗбүри таләп булып калачак. Тәкъдим ителә торган яңалык автомобиль хуҗаларына ОСАГО полисын рәсмиләштерү вакытын үзаллы сайларга мөмкинлек бирә, автомобильне эксплуатацияли башлау вакытыннан алып”, — дип йомгаклады Константин Толкачев.
Чыганак: bashinform.ru