Яңалыклар
13 февраль 2025, 04:50

Икътисади актив халыкны исәпләгәннәр

Валерий Шахов.Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

Башстатның сайлап тикшерү мәгълүматлары буенча, узган елның сентябрь-ноябрь айларында Башкортстанда 15 яшь һәм аннан өлкәнрәк эшче көчләр саны 1,952 млн кеше тәшкил иткән. Аларның якынча 1,921 миллионы, яки эшче көчләрнең 98,4% ы икътисади эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр буларак классификацияләнгән. Республиканың тагын 31,4 мең кешесе (1,6%) - Халыкара хезмәт оешмасы критерийларына туры килгән эшсезләр буларак (ягъни эш яки керемле шөгыльләре булмаган, эш эзләгән һәм тикшерелә торган атнада аңа керешергә әзер булган).

Башстат мәгълүматлары буенча, Башкортстанда 2024 елның гыйнвар-ноябрь айларында уртача номиналь хезмәт хакы 65 325 сумнан артып киткән. Бу 2023 елның 11 аена караганда 17,6 процентка күбрәк.

Узган елның ноябрендә төбәктә уртача хезмәт хакы 67 365 сумга җиткән. Бу 2023 елның ноябренә караганда 15,9 процентка күбрәк. Шул ук вакытта реаль исәпләнгән хезмәт хакы 9 һәм 7,1 процентка арткан.

Ел саен күпмегәдер арта инде ул хезмәт хакы, тик бәяләр да бер урында тормый шул...

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас