Яңалыклар
27 гыйнвар 2025, 17:35

Туберкулёзга каршы өч шифаханәне БДМУга кушачаклар

 Әлшәй һәм Бәләбәй районнарындагы туберкулезга каршы өч федераль шифаханәне Башкорт дәүләт медицина университетына кушачаклар. Бу хакта вуз ректоры Валентин Павлов бүген,  27 гыйнварда республика башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәдә шулай ук югары уку йортының казанышлары һәм аны алга таба модернизацияләү юллары турында фикер алыштылар.

– Без ел саен матди базаны үстерү проектларына 1 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәбез. 2024 елда Уфаның төньяк өлешендә БДМУның медицина көллиятенең икенче уку корпусы ачылды. Ә быел Үзәк кампусны һәм Затондагы кампусны реконструкцияләүне төгәлләргә планлаштырабыз, – диде Валентин Павлов.

Соңгы биш елда югары уку йорты зур уңышларга иреште – студентлар саны 15 меңнән артып китте, шул исәптә 5 мең чит ил кешесе бар. Шулай итеп, БДМУ укучылар саны буенча илнең медицина университетлары арасында икенче урынны алды.

Ректор шулай ук университетның белем бирү һәм дәвалау проектларын үстерүен дәвам итүен ассызыклады. Мәсәлән, БДМУ клиникасында хирургик операцияләр өчен роботлаштырылган системалар эшли, ә тактик медицина үзәге студентларны һәм укытучыларны экстремаль шартларда ярдәм күрсәтергә өйрәтә.

2025 елда университет трансляцион медицина институтын булдыруга керешергә һәм биомедицина продукциясе җитештерүне үстерергә планлаштыра.

Башкортстан башлыгы БДМУ җитәкчелегенә югары уку йортын үстерүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының туберкулезга каршы санаторийларны университетка кушу турындагы карарының мөһимлеген ассызыклады.

– Озак вакыт шифаханәләр үсешсез торды. Кушылганнан соң учреждениеләр эшнең сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәсенә күтәрелер дип өметләнәбез, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас