Яңалыклар
23 гыйнвар 2025, 05:06

Аучылар имтихан тотачак

Имтихан тапшыра алмаганнарны ауга җибәрмәячәкләр. 

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Башкортстанда аучыларга имтихан тапшырырга туры киләчәк.

2025 елның 1 сентябреннән ау билеты алу өчен мәҗбүри имтихан тапшыру таләп ителәчәк. Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов әйтүенчә, биремнәр теоретик төрдә дә, практик төрдә дә булачак.

“Аучылык минимумы буенча белемнәрен тикшерү аучылар арасында җаваплылык дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук ауны хәвефсез һәм экологик юнәлешле итәчәк, – ди министр. – Бүген республикада 80 меңнән артык аучы теркәлгән. Табигатьне һәм хайваннар дөньясын киләчәк буыннарга саклау өчен законнардагы үзгәрешләрне игътибар белән өйрәнү һәм аларны үтәү мөһим”.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас