Яңалыклар
17 гыйнвар 2025, 07:03

Алимент түләмәс өчен балаларыннан качкан

Бу кешене күрүче-белүчеләр бармы?

https://r02.fssp.gov.ruhttps://r02.fssp.gov.ru
https://r02.fssp.gov.ru

Башкортстан кешесенең үз балаларына 1,7 миллион сум бурычы җыелган.

Архангель районы Максим Горький авылында туып үскән 1990 елгы Б.Әхтәм, 1,7 миллион сум алимент бурычы була торып, чыгып качкан.

Ул суд приставлары хезмәтенә килмәгән, озак вакыт качып йөри һәм соңгы яшәү урыны буенча табылмаган, шуңа күрә аны эзләүгә биргәннәр.

“Әлеге гражданинның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрне Русия Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча дежур частенә хәбәр итүләрен сорыйбыз. Телефон номерлары: 8 (34774) 2-11-71, 8 (347) 273-56-40”, – диләр ведомствода.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас