Барлык яңалыклар
Яңалыклар
10 гыйнвар , 13:42

Эшкуарларны укырга чакыралар

"Росреестр"ның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе малтабарлык вәкилләрен белем алу чараларында катнашырга чакыра.

Эшкуарларны укырга чакыралар
Эшкуарларны укырга чакыралар

Чара "Росреестр"ның электрон вариантта дәүләт хезмәтләрен алу мөмкинлекләре белән таныштыруга юнәлтелгән. Мондый чараларны үткәрү актуальлеге 487 нче санлы федераль законның 2024 елның 26 декабреннән үз көченә керүенә бәйле. Анда юридик шәхесләрнең "Росреестр" хезмәтләренә 2025 елның 1 мартыннан мотлак мөрәҗәгать итүенә күчүен күзаллый.
"Росреестр"ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Петр Клец белдерүенчә, яңа таләпләргә ярашлы, эшкуарлык вәкилләре өчен дәүләт кадастр исәбен алып бару һәм хокукларны теркәү электрон форматта гына башкарылачак. Бу "Росреестр" белән эшләүне тагын да уңайлырак һәм нәтиҗәлерәк ясап, күчемсез милек өлкәсендә кәгазь документлар эшләү зарурлыгын булдырмаска һәм дәүләт хезмәтләрен алуны тизләтергә ярдәм итәчәк.
Әлеге вакытта Башкортстанда малтабарлык вәкилләре тарафыннан күчемсез милеккә хокукларны исәпкә кертүгә һәм теркәүгә бирелгән электрон гаризалар өлеше 85 процентка җитә. 2025 елның 1 мартыннан бу күрсәткеч 100 процентка җитәргә тиеш. Бу вакыттан соң эшкуарлык вәкилләренең "Росреестр"га кәгазь формада җибәрелгән гаризалары каралмаячак һәм тикшерелмичә кире кайтарылачак.
Эшкуарлыкны һәм юридик шәхесләрне яңалыкларга әзерләү өчен "Росреестр" идарәсе белем бирү семинарлары үткәрә. Беренчесе 22 гыйнварда үтәчәк һәм ул үзенә төбәктәге әйдәүче төзүчеләрне һәм кредит учреждениеләрен җыячак.
2025 елда белем бирү чараларында катнашырга теләүче эре, урта һәм кече эшкуарлык вәкилләре (347) 224-36-29 телефоны аша шалтырата, яисә [email protected] электрон почтасына хат яза, яисә "Росреестрның эшкуарлыкка электрон хезмәте" махсус Telegram-каналының сылтамасы буенча хат җибәрә ала.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: