Яңалыклар
9 гыйнвар 2025, 05:12

Никахка керү катлаулана

Русия ЗАГСлары хезмәткәрләре кәләш яисә кияү контрольдә тотыла торган затлар реестрына кертелгән булса, никахны теркәүдән баш тарта ала.

Эчке эшләр министрлыгының яңа положениеләре 2025 елның 5 февраленнән кертеләчәк. Хәзер ЗАГС хезмәткәре чит ил кешесенең яисә гражданлыгы булмаган кешенең контрольдә тотыла торган гражданнар реестрында булу-булмавын тикшерә ала. Исемлектә булу никахны теркәүдән баш тартуга нигез булып исәпләнәчәк.

“Русия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында”гы федераль законның яңа нормалары нигезендә, Русиядә булу өчен законлы нигезләре булмаган чит ил кешеләренә һәм гражданлыгы булмаган затларга үз илләренә кайтару режимы кулланылачак. Алар контрольдә тотылучы затлар реестрына кертеләчәк. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас